Ленин төрбәсе
Ленин төрбәсе (tat. lat. Lenin törbäse (үле сылтама), рус. Мавзолей Ленина)(1953-1961 елларда Ленин-Сталин төрбәсе) - Мәскәүнең Кызыл мәйданында, Кирмән дивары янында урнашкан төрбә-һәйкәл.
Ленин төрбәсе - Федераль дәрәҗәдәге Мәдәни Мирас һәйкале.
Төзелеш карары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Совет Берлеге нигезләүчесе Ленин үлгәннән соң Совет хөкүмәте карары буенча Ленин төрбәсе 1924-1930 төзелгән, башта төрбә агачлы булган. Рәсми рәвештә төрбә төзелеше фикерен Калинин тәкъдим иткән, шушы фикергә каршы Троцкий генә булган. Күбесе тарихчылар буенча ягъни Сталин төрбә төзелешенең фикерен тәкъдим иткән.
Төрбәнең баш архитекторы - А.В. Щусев.
Тарихи әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышы чорында Ленин мәете Төмән шәһәренә күчерелгән, 1945 елның апрелендә Мәскәүгә кайтарылган.
Бомбалар астында парад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышында 1941 елның 7 ноябрендә фашист һөҗүменә һәм бомбалавына карамастан Ленин төрбәсе алдында мәшһүр парад үткәрелгән. Ленин төрбәсе трибунада Сталин гаскәриләргә чыгыш ясаган. Шушы парад зур психологик мәгънәгә ия булган.
Җиңү Тантанасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1945 елның 24 июнендә Ленин төрбәсе алдында Җиңү Тантанасы үткәрелгән. Җыелма Совет полкларыннан соң гаскәриләр колоннасы 200 төшерелгән тар-мар ителгән фашист байраклары белән узып барганнар. Барабаннар тавышында бары фашист байраклары Ленин төрбәсе төбендә унаштырылган басмага ыргытылган. Ыргытучы Совет гаскәриләре махсус бияләй белән кулларында булганнар, соңрак Төрбәсе төбе су белән юып алынган булган, ә бияләйләре һәм басма яндырылган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1993 елга кадәр Ленин төрбәсе янында Беренче пост булган.
Совет заманында баш тантаналар Ленин төрбәсе алдында үткәрелә.
Хәзер Ленин төрбәсе 10-13 сәгатендә ачык, керү бушлай.
Ленин төрбәсе зур тарихи мәгънәгә (аеруча Җиңү Тантанасы белән бәйле) ия була һәм ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан саклана.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абрамов А. Правда и вымыслы о кремлёвском некрополе и Мавзолее. — М.: Эксмо, Алгоритм, 2005. — 320 с. — (Новейшая история России). — ISBN 5-699-10822-x.
- Хан-Магомедов С. О. Мавзолей Ленина. — М.: Просвещение, 1972. — 128 с.
- Лопухин Ю. М. Болезнь, смерть и бальзамирование В. И. Ленина: Правда и мифы. — М.: Республика, 1997. — 240 с. — 5 000 экз. — ISBN 5-250-02615-X (в пер., суперобл.)
- Видео Ночная смена караула (часовых) у Мавзолея В. И. Ленина
- Статья Алексея Викторовича Щусева о работе над Мавзолеем 2010 елның 4 декабрь көнендә архивланган.
- Интервью с Владимиром Васильевичем Илларионовым, охранявшим мавзолей им. Ленина в период с 1960 по 1962 годы 2011 елның 21 октябрь көнендә архивланган.