Ортоклаз
Ортоклаз | |
... хөрмәтенә аталган | спайность[d][1] һәм ортогональность[d][1] |
---|---|
Химик фурмула | K(AlSi₃O₈)[2] |
Минерал онтагы төсе | ак |
Бәллүри (кристаллик) система | беравышлыклы охшашпочмаклык[d] |
Моос шкаласы буенча катылык | 6 |
IMA-халәт | утверждённый минерал[d][3][4] |
IMA Mineral Symbol | Or[5] |
Nickel-Strunz 9 | 9.FA.30[6] |
Ортоклаз Викиҗыентыкта |
Ортоклаз (бор. грек. ὀρθός «туры» + κλάσις «ярык»: исеме 1823 елда Август Брейтгаупт тарафыннан катламнар яссылыклары арасында туры почмак (90°) барлыкка китерүе өчен бирелгән[7]) — силикатлар сыйныфыннан киң таралган токым барлыкка китерүче минерал, кыр шпатларының бер төре (калийлы кыр шпаты).
Ортоклаз составына керә: калий оксиды (K2O) — 16,9 %, алюминий оксиды (Al2O3) — 18,4 %, кремний диоксиды (SiO2) — 64,7 %, шулай ук еш кына берничә процент натрий оксиды (Na2O). Үз эченә изоморфлы кушылмалар: Na, Ba, Rb, Fe2+, Ca һәм башкаларны алырга мөмкин.
Килеп чыгыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка калий-натрийлы кыр шпатлары кебек үк, ортоклаз башлыча кислоталы, кайвакыт кислоталылыгы буенча уртача токымнарда очрый. Гранитлар, сиенитлар, кайбер борынгы эффузивлар һәм гнейсларның таш барлыкка китерүче минералы. Кайвакыт сиенитлыпегматитларда (Уралдагы Илмән һәм Чияле таулары) очрый.
Формалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сирәк очракта чиста, үтә күренмәле, бераз сары төстәге камил кристалллар рәвешендә була. Бу формасы башлыча Мадагаскарда табыла.
Игезәкләр хасил итә: алар бавен, карлсбад һәм манебах. Лейцит буенча псевдоморфоз барлыкка китерергә мөмкин. Трансформация вакытында ортоклаздан ешрак каолинит[8] барлыкка килә.
Гамәли әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фарфор һәм электр керамикасы җитештерү өчен чимал буларак кулланыла. Зәркән һәм бизәк материалы буларак зур әһәмияткә ия түгел. Ачык, төсе булмаган яки сары ороклазларга кайвакыт сирәк очрый торган коллекция элементы буларак карыйлар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Минералогическая энциклопедия / Под ред. К. Фрея: Пер. с англ.. — Л.: Недра, 1985. — С. 433. — 512 с. — 60 000 экз.
- Смольянинов Н. А. Практическое руководство по минералогии. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Недра, 1972. — С. 161, 162. — 27 000 экз.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 webmineral.com
- ↑ rruff — Международная минералогическая ассоциация, Аризона университеты.
- ↑ International Mineralogical Association - Commission on new minerals, nomenclature and classification новый список минералов IMA — 2013.
- ↑ International Mineralogical Association International Mineralogical Association: Commission on New Minerals and Mineral Names // Mineralogical Magazine — Cambridge University Press, 1962. — ISSN 0026-461X; 1471-8022
- ↑ Warr L. N. IMA–CNMNC approved mineral symbols // Mineralogical Magazine — Cambridge University Press, 2021. — ISSN 0026-461X; 1471-8022 — doi:10.1180/MGM.2021.43
- ↑ Nickel E. H., Nichols M. C. IMA/CNMNC List of Mineral Names (March 2009) — 2009.
- ↑ . — 60 000 экз.
- ↑ Смольянинов Н. А. . — 27 000 экз.