Парсек
Внешний вид
Парсек (параллакс һәм секунда сүзләреннән ясалган кыскартма) — астрономиядә кулланыла торган аралык үлчәү берәмлеге.
Парсек — объектның еллык тригонометрик параллаксының бер почмакча секундына туры килүче ераклыкка тигез.
Ягъни парсек — күрү нурына перпендикуляр булган бер астрономик берәмлекле кисемтә бер почмакча секунда 1″ почмагында күренә торган аралык, димәк:
- 1 пк = а.б. ≈ 206 264,8 а.б. = 3,0856776×1016 м = 30,8568 трлн км (петаметр) = 3,2616 яктылык елы.
Шулай ук килопарсек (кпк, kpc), мегапарсек (Мпк, Mpc), гигапарсек (Гпк, Gpc) берәмлекләре кулланыла.
Россия Федерациясендә парсек астрономиядә системадан тышкы берәмлек буларак кулланырга мөмкин.
Кайбер аралыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- астрономик берәмлек = 4,848×10−6 парсек
- Оорт болытының диаметры = 0,62 пк
- Кояштан иң якын йолдыз Проксима Кентаврга кадәр аралык 1,3 парсек тәшкил итә
- Яктылык 10 пк аралыгын 32 ел 7 ай 6 көн дәвамында уза
- Кояштан Галактикабызның үзәгенә кадәр аралык 8 килопарсек
- Галактикабызның диаметры якынча 30 килопарсек тәшкил итә
- Андромеда томанлыгына кадәр = 0,77 Мпк
- 300 Мпк масштабында Галәм бериш була
- Күзәтелә торган Галәмнең офыгына кадәр якынча 4 Гигапарсек (Җиргә кадәр яктылык узган юл), бүгенге аралык (Галәмнең киңәюе белән) якынча 14 Гигапарсек
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- The ABC’s of Distances — обзор об измерении расстояний до астрономических объектов.
- Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации. Утверждено Постановлением Правительства РФ № 879 от 31 октября 2009 г.
- «Светимость» // Физическая энциклопедия. Гл. ред. Прохоров А. М. — М.: «Большая Российская энциклопедия», 1994. — Т. 4. — С. 461. — 704 с. — ISBN 5-85270-087-8.
- Светимость в астрономии // Физика космоса: Маленькая энциклопедия / Под ред. Р. А. Сюняева. — 2-е изд. — М.: Советская Энциклопедия, 1986. — С. 607. — 783 с. — ISBN 524(03). (Проверено 27 июня 2014)
- Шкловский И. С. Звёзды: их рождение, жизнь и смерть, М.: Наука, 1984 2005 елның 10 декабрь көнендә архивланган.
- Физика космоса. Маленькая энциклопедия, М.: Советская Энциклопедия, 1986
- Постнов К. А. Эволюционная астрофизика