Себер һаские
Себер хаские Хаски | |
Чыгыш |
Россиядәге Ерак Көнчыгыш, теркәлгән АКШта |
---|---|
Буе |
ата эт: 53,5—60 см
|
Авырлыгы |
ата эт: 20,5—28 кг
|
Төр |
Төньяк җигелә торган этләр |
Теркәлгән |
1966 ел |
Себер хаские яки хаски — Россиянең Ерак Көнчыгышындагы (күбесенчә Анадырь, Колыма, Камчатка буйларындагы) асаба халыклар - чукчалар, юитләр, керекләр, юкагирләр чыгарган җирле җигелә торган эт, 1930 елларда АКШка алынган һәм анда махсус җигелүче эт токымы буларак теркәлгән.
Әлеге Ерак Көнчыгыш асаба җигелә торган эте - иң борынгы эт токымнарының бересе булып тора.
Хәзерге вакытта Себер хаские токымы җигелүче эт генә түгел, шулай ук иптәш-эт һәм күргәзмә-эт буларак кулланыла.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ерак Көнчыгыштагы асаба халыклар неолиттан бирле җигелә торган этләрне асраган, әлеге токымнар поляр бүредән чыгарылган.
Бу җигелүче этләр ярдәмендә Көнчыгыш Себер һәм Камчатка үзләштерелгән.
1920 елда бөек сәяхәтче Амундсен Колыма буендагы чучаларның хаскиен күреп, сокланып калган. Берничә хаски Америкага алынган һәм анда Әләскәдә "Алтын бизгәк" чорында киң кулланылган.
1908 елда Ерак Көнчыгыш җигелүче этләре Әләскәгә китерелгән.
Шәһәрне коткару
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1925 елда Әләскәнең Ном шәһәрендә дифтерия кизүе башланган, тиз генә дару (сүл) китерергә кирәк булган. Начар һава торышы сәбәпле очкычлар оча алмаган. Каюр Леонард Сеппала җигелгән хаскиләр белән Анкориҗ шәһәреннән Ном каласына чын батырлык күрсәтеп, дару китерә алган. Җигемне җитәкләгән Того һәм Балто исемле хаскиләр зирәклек, кыюлык, түземлекне күрсәтеп, даруны Номга китергән һәм шәһәр авырудан коткарылган булган.
Юлның соңгы өлешендә Гуннар Кассенның Балто исемле хаски җигемне җитәкләгән, нәкъ әлеге җигем даруны Номга китергән һәм дан казанган.
Соңрак Балто Һолливудның йолдызы булган, аның турында фильмнар, мультфильмнар төшерелгән.
Батырлык өчен һәм Ном шәһәрен авырудан коткару өчен Нью-Йорк үзәк паркында Себер Хаскиенә һәйкәл урнаштырылган.
Тасвир
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хаски атамасы эскимосларны билгеләгән эски, һески сүзеннән чыккан.
Хаски коңгырт, зәңгәр, зәңгәрсу һәм төрле төстә (гетерохромия) күзле була алалар.
Хаски үз-үзен чыстартылучы йонга ия, селәгәй акмый, эт исе юк диярлек. Хаски тиресенә аллергия булмый диярлек.
Хаски кешегә бик дусларча һәм уйнаучан холкына ия, кешегә агрессия бөтенләй юк, шуңа күрә хаски - сакчы эт түгел.
Хаски ау эте булмый, ул яхшы аулый, ләкин тотканны китерми. Ау инстинкты бар һәм күрше тавыгы, каз, сарык, мәчене да үтерә ала.
Хаски каравылчы эт түгел, территория инстинкты юк.
Хаски сакчы эт түгел, кешегә агресссия бөтенләй юк.
Хаски бик пакь, чиста, селәгәйсез эт.
Елда ике тапкыр йон коя.
Хаски - даими спорт күнекмәләренә мохтаҗ.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сенашенко Е. Сибирский хаски // Мой друг собака : журнал. — М.: ООО «Издательство Энимал Пресс», 2012. — № 11. — С. 10—17.
- Себер һаские dogbreeds.name