Ястү намазы
Внешний вид
Ястү намазы | |
Әүвәлгесе | Ахшам намазы |
---|---|
Киләсе | Иртәнге намаз |
Вакыйганың ешлыгы | 1 тәүлек |
Ястү намазы Викиҗыентыкта |
Ястү намазы (гыйшаэ — гарәп. صلاة العشاء салат әл-ʿишаʾ[1]) — төнге намаз. Көндәлек мәҗбүри бишвакыт намазның соңгысы. 4 рәкәгать фарыздан һәм 2 рәкәгать сөннәттән тора.
Ястү намазын уку вакыты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кичке шәфәкънең юкка чыгуы белән башлана һәм таң атканчы дәвам итә. Төн уртасына кадәр уку әйбәтрәк санала, чөнки кайбер галимнәр моның мәҗбүри икәнлеген әйтәләр.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Исхакый Р. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — Б. 52.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Гыйшаэ — кояш баю кызыллыгы беткәннән соңгы вакыт. Салат — намаз, дога. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 101; 498.