Антарктида
Антарктида | |
... хөрмәтенә аталган | анти-[d][1] һәм Арктика[d] |
---|---|
Демоним | Antarcticain, Antarcticaine, Antartidanhën, Antartidanhon, Antartiku, Antartiko, Antartiko, Antartiko, antártica, antártico, Antarctican һәм Antartach[2] |
Административ-территориаль берәмлек | Антарктик килешү территориясе[d] |
Сәгать поясы | UTC−04:00, UTC−03:00, UTC±00:00[d], UTC+03:00, UTC+05:00, UTC+06:00, UTC+07:00, UTC+08:00, UTC+10:00, UTC+11:00 һәм UTC+12:00 |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Көньяк ярымшар |
Иң төньяк ноктасы | 63°12′48″ к. к. 57°18′08″ кб. о. |
Иң көньяк ноктасы | 90° к. к. 0° кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Antarctica.map |
Иң югары ноктасы | Массив Винсон[d] |
Иң түбән ноктасы | Впадина Бентли[d] |
Халык саны | 4400 (2009)[3] |
Ачучы яки уйлап табучы | Михаил Петрович Лазарев[d], Фаддей Беллинсһаузен һәм Первая русская антарктическая экспедиция[d] |
Мәйдан | 14 200 000 км² |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .aq |
Тәртипне билгеләүче төп текст | Антарктика турында килешү |
Тематик география | география Антарктиды[d] |
Максималь температура | 17,5 °C[4] |
Илнең телефон коды | +672 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | [d] |
Антарктида Викиҗыентыкта |
Антарктида (грек. ἀνταρκτικός — Арктиканың киресе) — Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Антарктиданың үзәге якынча Көньяк географик полюсы белән бер ноктада. Антарктида Көньяк океан сулары белән юыла (элек бу океанны Һинд, Тын һәм Атлантик океаннар буларак карадылар). Кыйтга мәйданы — 14,4 млн км². Антарктида — үз табигатенең кабатланмас булуы белән бердәнбер һәм гаҗәеп кыйтга. Поляр тикшеренүчеләр аңа җансыз, кешесез, серле, ак бозлык материгы дип исем биргәннәр. Кышын анда поляр төннәр, ә җәен поляр көннәр күренеше була. Кояш чыгу һәм бату күренешен елына фәкать бер генә тапкыр күзәтеп була. Антарктида — җирнең иң биек һәм иң салкын материгы. Анда җирдәге төче суның 80 %-ы тупланган.
Географик урыны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Антарктида — Җирнең иң көньягына урнашкан кыйтга. Ул тулысынча диярлек көньяк поляр түгәрәк читләрендә ята. Антарктиданы һәм аның янындагы утрауларны, шулай ук к. к.-нең 50—60-ына кадәрге океан өлешен берләштерүче көньяк поляр өлкәне Антарктика дип атыйлар.
Ачу һәм тикшерү тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Антарктида 1819 елда Ф. Ф. Беллинсгаузен Һәм М. П. Лазарев җитәкчелегендәге «Восток» һәм «Мирный» корабларында Беренче рус антарктик экспедициясе вакытында ачыла. 1911 елның 14 декабрендә норвегияле Руаль Амундсен, ә бер айдан соң — 18 гыйнварда — англияле Роберт Скотт Көньяк полюска аяк басалар.
Табигате
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Материк бөтенләе белән диярлек бозлык капламы белән капланган. Аның калынлыгы уртача 2000 м чамасы, ә көнчыгышта 3500 м-га кадәр җитә. Материкның бозны да исәпкә алганда уртача биеклеге 2040 м.
Антарктида өслегенең өчтән бере чамасы океан өсте тигезлегеннән түбәнрәк урнашкан. Бозлык астында тау тезмәләре һәм массивлары бар. Көнбатыш Антарктида нык тармакланган. Антарктика ярымутравы һәм кыйтганың көнбатыш кырые буйлап таулар төзелеп киткән. Монда кыйтгадагы иң биек тау массивы (5140 м) һәм иң тирән иңкүлек (-2555 м) урнашкан. Материкның кырыенда Росс диңгезе утрауларының берсендә хәрәкәт итүче Эребус вулканы бар.
Антарктиданың климаты бик кырыс — анда хәтта җәен дә тәүлеклек уртача җылылык −35 °С-дан югары күтәрелми, ә кышын −75 °С-дан да түбәнрәк була. Җирдәге иң түбән температураны (−89,2 °С) Антарктидадагы «Восток» станциясендә төркиләр.
Җәен Антарктида Кояш җылысын экваториаль өлкәләргә караганда да күбрәк ала, ләкин бу җылылыкның 90 %-ы кар һәм бозлар тарафыннан чагылып, кире кайтарыла. Җәй бик кыска була. Яр буенда җылылык 0 °С-ка кадәр күтәрелә.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Антарктида // Анрио — Атоксил — 1926.
- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/fields/2119.html
- ↑ https://www.sciencedaily.com/releases/2017/03/170301084933.htm