Африка Берлеге
Африка Берлеге, АБ — Африканың 55 дәүләтен берләштерә торган халыкара, хөкүмәтара оешма. Африка берлеге оешмасы варисы. 2002 елның 9 июлендә нигезләнә. Ярты елга бер тапкыр җыелган оешманың төп органы Африка Берлеге Ассамблеясында бөтен мөһим карарлар кабул ителә.
Оешманың штаб-фатиры, Африка Берлеге сәркатиплеге һәм Африка Берлеге комиссиясе Хәбәшстанның Аддис-Абеба каласында урнаша.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моңа кадәр Африкада Африка дәүләтләре берлеге, Африка дәүләтләре конфедерациясе, Африка берлеге оешмасы, Африка икътисади җәмгыяте кебек оешмалар булган. Африка Берлеге аларның максатларын тормышка ашырырга дәвам итә.
1990 еллар урталарында Африка Берлеген төзү идеяләре яңгырый башлый. Африка берлеге оешмасы фактик рәвештә диктаторлар клубына әйләнә барган. Төп инициатор Ливия башлыгы Мөәммәр Каддафи булган. 1999 елның 9 сентябрендә Ливиянең Сирт шәһәрендә оешманы төзү турында декларация кабул ителә.
2002 елның 9 июлендә оешма үз эшчәнлеген башлап җибәрә.
Әгъзалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әгъзалык туктатылган Әгъзалык бетерелгән
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://esadir.cat/Nomspropis/Entitats/Internacional/Unio_Africana
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 https://web.archive.org/web/20170211155219/https://www.au.int/web/en/constitutive-act
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 http://www.au.int/en/treaties/protocol-amendments-constitutive-act-african-union
- ↑ The African Union launches Africa CDC, a Continent-wide Public Health Agency — 2017.
- ↑ https://www.icao.int/about-icao/Pages/Invited-Organizations.aspx
- ↑ 20th Century Press Archives — 1908.
- ↑ https://www.wipo.int/members/en/organizations.jsp?type=IGO_R
- ↑ https://www.undocs.org/Home/Mobile?FinalSymbol=A%2FRES%2F2011(XX)&Language=E&DeviceType=Desktop&LangRequested=False
- ↑ https://www.iom.int/intergovernmental-organizations-observer-status
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Африка Берлегенең рәсми сайты 2008 елның 26 май көнендә архивланган.
- Панафрикан парламенты сайты 2012 елның 13 февраль көнендә архивланган.