Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек
Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек (ЮТҮҮ, Югары температуралы үтә үткәргечләр) - чагыштырмача югары температурада үтә үткәрүчәнлекнең күренеше. 30 Кельвинга кадәр (−243.2 °C) түбән температуралы (яки гадәти) үтә үткәрүчәнлек булып санала, кайбер галимнәр азот кайнау ноктасыннан югарырак (77К, яки −196 °C) чик температуралы үтә үткәргечләрне ЮТҮҮ дип йөртәләр.
Беренче Югары температуралы үтә үткәргеч 1986 елда Беднорц һәм Мүллер тарафыннан ачылган, шуның өчен галимнәр 1987 елда Нобель премиясенә лаек була.
Купратлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гадәттә югары температуралы үтә үткәрүчәнлек үзенчәлекле керамикаларда хасил була, ул керамиканың структурасы аерым бакыр-әче тудыргыч яссылыкларыннан тора, шуның өчен алар купратлар дип атала.
Күп CuO2-катлы купратлар югарырак чик температурасына ия, кайбер тикшеренүләр буенча үтә үткәрүчән тәртип параметры (ярыгы) CuO2 саны белән арта, мәсәлән, Bi-2201 үтә үткәрүчән ярык Δ=12-13 meV, Bi-2212 : Δ=25-26 meV, Bi-2223: Δ=35-36 meV, шулай ук Hg һәм Tl нигезле үтә үткәргечләрдә тәртип параметры CuO2 санына туры пропорциональ була.
Кушылма | Билге | Tc (K) | Cu-O катлар саны кристаллик рәшәткәдә |
Кристалл төзелеше |
---|---|---|---|---|
YBa2Cu3O7 | 123 | 92 | 2 | Орторомбик |
Bi2Sr2CuO6 | Bi-2201 | 20 | 1 | Тетрагональ |
Bi2Sr2CaCu2O8 | Bi-2212 | 85 | 2 | Тетрагональ |
Bi2Sr2Ca2Cu3O10 | Bi-2223 | 110 | 3 | Тетрагональ |
Tl2Ba2CuO6 | Tl-2201 | 80 | 1 | Тетрагональ |
Tl2Ba2CaCu2O8 | Tl-2212 | 108 | 2 | Тетрагональ |
Tl2Ba2Ca2Cu3O10 | Tl-2223 | 125 | 3 | Тетрагональ |
TlBa2Ca3Cu4O11 | Tl-1234 | 122 | 4 | Тетрагональ |
HgBa2CuO4 | Hg-1201 | 94 | 1 | Тетрагональ |
HgBa2CaCu2O6 | Hg-1212 | 128 | 2 | Тетрагональ |
HgBa2Ca2Cu3O8 | Hg-1223 | 134 | 3 | Тетрагональ |
Интерметаллидлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2001 елда MgB2 кушылмасында үтә үткәрүчәнлек Тс=40 К температурасында ачылган. Кушылманың катламлылыгы физик үзлекләр анизотропиясенә китерә, шулай ук ике үтә үткәрүчән ярык күзәтелә.
Тимер нигезендәге үтә үткәргечләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2008 елда тимер нигезендәге катлы үтә үткәрүчән кушылмалар ачыла. Беренче мәртәбә магнит атомнардан (Fe) торган кушылмаларда үтә үткәрүчәнлек табылган.
Әлегә тимер нигезендәге 6 төр үтә үткәрүчән кушылмалар ачылган, барысы FeAs яки FeSe катларыннан тора.
Хәзерге вакытта иң югары чик температуга ия булган кушылма - GdOFeAs (Gd-1111), фтор белән ул кушылмада Tc= 55 К.
Күкертле су тудыргыч
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2015 елда бик зур басым астында (150 ГПа) күкертле су тудыргычта H2S шактый югары температуралы үтә үткәрүчәнлек табылган, аның чик температурасы Tc=203 K (-70 °C) җитә[1].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Максимов Е. Г. Проблема высокотемпературной сверхпроводимости. Современное состояние // Успехи физических наук , 2000, т. 170, № 10, c. 1033—1061.
- Садовский М. В. Псевдощель в высокотемпературных сверхпроводниках // Успехи физических наук , 2001, т. 171, № 5, c. 539—564.
- Аксенов В. Л. Нейтронография купратных высокотемпературных сверхпроводников // Успехи физических наук , 2002, т. 172, № 6, c. 701—705.
- Пономарев Я. Г. Туннельная и андреевская спектроскопия высокотемпературных сверхпроводников // Успехи физических наук , 2002, т. 172, № 6, c. 705—711.
- Гинзбург В. Л. Сверхтекучесть и сверхпроводимость во Вселенной // УФН. — 1969. — Т. 97.
- Левин А. Без всякого сопротивления // Популярная механика. — 2011. — № 8.
- Открытие сверхпроводимости — глава из книги Дж. Тригг «Физика ХХ века: Ключевые эксперименты»
- Сверхпроводниковые электрогенераторы, трансформаторы и линии электропередачи
- О роли нулевых колебаний в образовании сверхпроводящего и сверхтекучего состояний